news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда махсус саклана торган алты яңа табигый зона барлыкка киләчәк

2020 ел нәтиҗәләре нигезендә республика саклана торган табигать территорияләре үсеше буенча Идел буе федераль округында лидер булды.

Татарстанда махсус саклана торган алты яңа табигый зона барлыкка киләчәк
«Татар-информ» архивы

(Алабуга районы, 5 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда тагын алты аеруча саклана торган табигый территория төзергә ниятлиләр.

Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе Федор Батков шул хакта хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә республикада  махсус саклана торган 190 табигый зона эшли инде. Узган ел гына да Татарстанда 37 мең гектардан артык мәйданлы дүрт яңа   табигый территория барлыкка килгән.

«Нәтиҗәдә без Идел буе федераль округында алдынгы позицияләрне алып торабыз», — дип искәртте Батков.

Комитет җитәкчесе ведомство белгечләре эше нәтиҗәсендә узган елда флора һәм фаунаның җиде йөздән артык яңа очрашу урыны табылганлыгын әйтте.

«Аеруча саклана торган табигать территорияләрен булдыру өчен перспектив мәйданнар табылды», - диде Федор Батков.

Алар арасында «Рус-Алман Швейцариясе ызанлыгы», «Мәлләтамак уентыгы», «Шифа чишмәсе табигый комплексы», «Торналар аланы», «Күләгәш сазлыгы» һәм «Минзәлә тамагы» бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100