Яшел Үзән урман фонды территориясен чистарту акциясе булды

Акция кысаларында 40 капчык чүп-чар җыйганнар.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Узган атна ахырында Яшел Үзән урманчылыгының 71, 86, 100 һәм 101 кварталларында урман фонды территориясен чистарту буенча акция узган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары һәм башкалар катнашкан.

Акция кысаларында 40 капчык чүп-чар җыйганнар.

«Без катнашучыларга урман ресурсларын саклау һәм арттыру эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен бик рәхмәтле», — дип билгеләп үтте «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Дамир Закиров.