Раифа бистәcе укучыларының экотуризм буенча проекты Бөтенроссия конкурсында җиңде

Проект «Минем горурлыгым — минем кече Ватаным» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

(Яшел Үзән, 4 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Раифа бистәсе укучыларының экотуризм буенча проекты Бөтенроссия конкурсында җиңде.

«Раифа балалар экотуризмы үзәге» проекты өч юнәлешне берләштерә: медиа белем, туган якны өйрәнү һәм иҗат.

Проектны «ТвоеТВ» балалар телестудиясендә һәм «Раифа варислары»экологик-туган якны өйрәнү клубында тәрбияләнүчеләр эшләде.

Проект авторы Рената Хәкетдинова аны «Минем илем — минем Россиям» форумында яклады. Проект «Минем горурлыгым — минем кече Ватаным» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.