Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама Тамагы районында яшәүчеләр экологларга зур чүплек турында хәбәр иткән
Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 1200 кв. метр тәшкил итә.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Кама Тамагы районында яшәүчеләр Кече Салтык авылы янында чүплек булуы турында экологларга зарланган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 1200 кв. метр тәшкил итә.
Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль законның 51 маддәсендә күрсәтелгән табигать саклау законнарын бозу булып тора.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетына Кече Салтык авыл җирлеге территориясендә ачыкланган хокук бозуны бетерү буенча чаралар күрү өчен хат җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз