Татарстанда яшен һәм көчле яңгырлар көтелә

Синоптиклар һава шартлары бозылу турында кисәтте.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җил тизлеге секундына 15-18 метр булачак.

Төнлә һәм иртән көчле яңгырлар көтелә.