Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бераз салкынайтачак
Төнлә температура -15 градуска кадәр төшәр дип фаразлана.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда бераз салкынайтачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Көндез көньяк-көнчыгыш районнарда кар явачак. Төнлә аерым районнарда урыны белән буран көтелә. Җил тизлеге 15–18 м/с булуы ихтимал.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык хасил булачак.
Төнлә һава температурасы -5.-10 градус, аязганда -15 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез һава -2.-7 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз