420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда җылы һәм болытлы һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән кар яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми.Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.
Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җил уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -1...-6 градус булачак. Көндез һава температурасы -2 градустан +2 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар атна уртасында Татарстанда һава торышы начарланачак, дип хәбәр иткән иде.