news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шимбә көнне Татарстанда буран, томан һәм көчле җил көтелә

4 декабрьдә Татарстан территориясендә һава торышының сизелерлек бозылуы фаразлана.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Татарстан территориясендә һава торышының сизелерлек начарлануы фаразлана. Шулай итеп, буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Һава торышы болытлы булачак. Буран вакытында күз күреме сизелерлек начарланачак, дип кисәтә синоптиклар. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һәм көндез җепшек кар көтелә. Төнлә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр була, көндез 4 градуска кадәр җылыначак.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100