Түбән Кама идарәче компанияләре көзге өмә оештырган

Өмәдә барлыгы 45 кеше катнашкан.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың идарәче компанияләре һәм йорт идарәләре хезмәткәрләре өмә уздырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алар «Гаилә» паркындагы урман-парк зонасын тәртипкә китергән, чүп-чар һәм корыган ботаклар җыйган.

Өмәдә барлыгы 45 кеше катнашкан. Алар 8 трактор арбасы чүп-чар җыйган.