news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшенле яңгыр һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр

Көчле җил булганда өйдә калырга, тәрәзә һәм ишекләрне ныгытып ябарга кирәк. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торыгыз.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Республикада көчле яңгырлар һәм җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һава торышы бозылган вакытта иминлек кагыйдәләре турында искә төшерә.

Көчле җил булганда өйдә калырга, тәрәзә һәм ишекләрне ныгытып ябарга кирәк. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торыгыз. Автомобильне биек үскән агачлар янында калдырмагыз.

Әгәр сез яшенле яңгыр вакытында урамда калсагыз, сулык булган җирләрдән ераграк җиргә ятарга киңәш ителә, ә су – яшенне яхшы үткәргеч ул. Әгәр сез автомобиль руле артында яки велосипедта, мотоциклда булсагыз, тукталырга һәм яшен узганны көтәргә кирәк.

Һава торышы бозылган вакытта машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, һава шартларының начараюы «төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты» узуына бәйле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100