news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама муниципаль районы «Экояз-2020» республика конкурсында икенче урын алды

Гомуми мәйданы 4 мең кв. метрдан артык булган 35 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм юк ителгән.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы «Экояз-2020» республика конкурсында үз категориясендә «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә икенче урын алды. Моннан тыш, «Иң яхшы предприятие» номинациясендә ТЭЦ абсолют җиңүче булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Традицион «Экояз» конкурсы территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелде. Элек апрельнең беренче көннәреннән үк өмәләргә предприятие һәм оешмаларның йөзләгән хезмәткәре чыкса, быел санитар-эпидемиологик чикләүләр аларны үткәрүгә үз төзәтмәләрен кертте.

Территорияләрне җыештыру буенча барлык эш юл һәм торак-коммуналь хезмәтләр җилкәсенә төште. Бу эштә волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар да ярдәм итте. Мәсәлән, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, санитар-эпидемиологик вазгыятькә карамастан, ике тапкыр Корабельная роща янында үз яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм «Чиста булачак» хәрәкәте көче белән шәһәр яны урманын җыештырды.

Ике ай эчендә Түбән Кама муниципаль районы территориясен җыештыру эшенә 30 меңнән артык кеше, 2800 махсус техника җәлеп ителгән. Полигонга 12 мең кубометр чүп чыгарылган. Гомуми мәйданы 4 мең кв. метрдан артык булган 35 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм юк ителгән.

Түбән Кама, Кама Аланы, Прости, Югары Чаллы, Болгар, Шәңгәлче территорияләрендә 1200 дән артык агач утыртылган, тагын 3 меңгә якын агач Түбән Кама дәүләт урман фонды җирләрендә утыртылган. Түбән Уратма авыл җирлегендә 42 гектардан артык мәйданда 122 мең төп агач утыртылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100