Актанышта яшәүчеләр «Балык булсын» акциясенә кушылды

Балыкчылар ике километр икейөз метр аралыкта нарат ботаклары салды.

(Актаныш, 3 май, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Актанышта яшәүчеләр «Балык — булсын» акциясенә кушылды.«Балык булсын» акциясе быел республикада 4 нче тапкыр оештырыла, Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Актаныш балыкчылары Ямалы күл ярында ике километр икейөз метр аралыкта нарат ботаклары салды.