Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтә

Кар һәм яңгыр явуы көтелә, көндез явым-төшем аз булачак.

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 апрельдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә, юлларда бозлавык саклана.  

«Төнлә һаваның минималь температурасы -3.+2 градус була. Көндез максималь һава температурасы +2.+7 градус фаразана», - диелә ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Моннан тыш, кар һәм яңгыр явачак. Көндез явым-төшем аз булачак.