Татарстанда томан төшәргә мөмкин

2 октябрь төнендә урыны белән һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә.

«3 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәргә мөмкин”, диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, урыны белән төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә җил.

Төнлә һава температурасы 2-7 градус җылы булачак, ә көндез 15-20 градуска кадәр җылытачак.