news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ТЭМПО» заводы үзендә зарарлы матдәләрне бетерү буенча план әзерләгән

«ТЭМПО»ны тикшергән экологлар биш предприятиенең икесендә тәртип бозу очракларын ачыклаган.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Тукай районы һәм Чаллы халкы мөрәҗәгате белән экологлар «ТЭМПО» заводында тикшерү уздырган. Аның нәтиҗәләре турында бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров хәбәр итте.

«Әлеге территориядә федераль һәм региональ әһәмияткә ия булган объектлар урнашкан. Биш предприятиене тикшердек, шуның икесе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21 маддәсе буенча хокук бозулар ачыкланды („Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу“), административ чаралар кабул ителде. Тикшерү нәтиҗәләре бар», — диде ул.

Шакиров сүзләренчә, хәзерге вакытта барлык хокук бозу очраклары буенча тиешле күрсәтмәләр бирелгән. «Эшләрнең төгәл вакытын күрсәтеп, оешма план эшләде. Документ кагыйдә бозу катгый бетерелсен дип таләп иткән җирле активистлар һәм гади кешеләр белән килештерелде», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100