news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Горький тимер юллары территориясеннән 61 тонна чүп-чар җыеп алганнар

Җыештырылган мәйдан 2,5 миллион квадрат метрдан артып киткән.

Татарстанда Горький тимер юллары территориясеннән 61 тонна чүп-чар җыеп алганнар
Илнар Тухбатов/архив

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстанда Горький тимер юлы территориясендә узган санитар-экологик икеайлык барышында 61 тонна чүп-чар җыеп алынганлыгын әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.

«61 тонна чүп-чар җыеп алып утильләштерүгә тапшырылды, полигоннарга 180 куб метрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарылды. Җыелган территориянең мәйданы 2,5 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итте, эшләрдә 1,8 мең кеше катнашты», — диде ул.

Министр икеайлык вакытында республикада 9 меңнән артык машина җәлеп ителгәнен, җыюда 156 мең кеше катнашканын әйтеп узды. «Полигоннарга 500 мең куб метрдан артык калдыклар чыгарылды, 1,2 миллион артык агач һәм куак утыртылды», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100