Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
8 Мартта Казанда яхшы һава торышы көтелә
Башлангыч фаразлар буенча, бәйрәм көнне тәүлеклек уртача температура климатик нормадан бер градуска түбәнрәк булачак.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Атна ахырында, 6 марттан башлап, Казанда төнлә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Шулай да Халыкара хатын-кызлар көнендә шәһәрдә һава торышы яхшы булачак.
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура норма буенча -9 градус тәшкил итәргә тиеш, ә 8 Мартка ул -6 градуска кадәр күтәреләчәк. Алда безне җепшек көннәр көтә; 2, 3 һәм 4 мартта көндез җепшек кар яварга мөмкин. Халыкара хатын-кызлар көнендә һава торышы бераз салкынча, әмма яхшы булачак», - дип искәртте ул.
Галим аңлатып үткәнчә, «без Атлантикадан килгән циклонның алгы өлешендә булачакбыз. Бу циклон шәһәргә җепшек көннәр алып килде. Аның тылдагы, яки алдагы өлеше йогынтысында температура түбәнәячәк, метеорологик кырларның үзгәрүе көтелә».
РФ Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразлары буенча, 8 Мартта Казанда тәүлеклек уртача температура климатик нормадан бер градуска түбәнрәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз