news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә

Көндез 25 градуска кадәр җылы булачак

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән яшен,  көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең секундына 18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә.

Төнлә - 8-13, көндез 20-25 градус җылы булачак.

Казанда 15 майда шулай ук яшен һәм көчле җил. Төнлә - 10-12, көндез 22-24 градуска кадәр җылыта.

16 майга каршы төндә Татарстан буенча урыны белән яңгыр, яшеннәр көтелә. Җылылык 9-14 градуска кадәр җитә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100