news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә

2 һәм 3 июньдә республикада +15...+21 градус җылы булырга мөмкин.

Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә
Рамил Гали

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 2 июньдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

2 һәм 3 июньдә Татарстанда бераз яңгыр явар дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +6...+13 градуска кадәр төшүе, көндез +15...+21 градус җылы булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, явым-төшем көтелми, ә көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус, көндез +20...+25 градус булачак.

5 июньдә яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, ә көндез +17...+22 градуска кадәр җылытыр дип фаразлана.

6 июньдә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус булачак, ә көндез – 15-20 градуска кадәр җылы, дип фаразлый синоптиклар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100