Татарстан синоптиклары яңгырлар, томан һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада урыны белән 10 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 апрельдә, Татарстанда җылы фронт йогынтысында чагыштырмача дымлы, болытлы һәм җилле һава торышы саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада  болытлы һава торышы булачак. Көндез бераз, ә төнлә уртача тизлектә урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән төбәктә, Казанны да кертеп, томан төшәчәк.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан төнлә дә, көндез дә исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава 5-10 градуска кадәр җылына.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында урыны белән бозлавык саклана, дип искәртә метеорологлар.