Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дус кызының шәрә фотоларын интернетка куйган өчен Чаллы кешесенә карата эш кузгатылган
Дус кызының шәрә фотоларын интернетка куйган өчен Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, быел гыйнвар аенда Чаллыда яшәүче 41 яшьлек ир, исерек булып, 33 яшьлек иптәш кызының телефонын тартып алган. Аның иптәш кызы белән сәламәтлеге хакында булган сөйләшүне интернетта тараткан.
Моннан тыш, Чаллы егете социаль челтәрләрнең берсендә фейк аккаунт ачып, дус кызының ялангач фотосурәтләрен урнаштыра.
Ир кешегә карата талау, хат алышу серен бозган һәм шәхси тормыш турында законсыз рәвештә мәгълүмат таратканы өчен җинаять эше кузгатылган. Ул үзенең әлеге эштә катнашуын танымый. Ир кеше моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, булган хәлләрнең нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр итте ТР буенча Россия Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз