news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүртенче татар кешесе Рөстәм Сәйфуллин Россия Герое исемен алды

Инженерлык гаскәрләре полковнигы Рөстәм Сәйфуллин Украина территориясендә хәрби махсус операция нәтиҗәсендә Россия Герое йолдызына лаек булган дүртенче татар кешесе булды.

Бүләкне Сәйфуллинга Россия саклану министры Сергей Шойгу шәхсән тапшырды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Ул П.В.Мандрыка исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә булды. Анда яраланган полковник дәвалана.

Шулай ук Саклану министрлыгы башлыгы Сәйфуллинга Төмән югары хәрби команда училищесы җитәкчесе урынбасары вазифасын да тәкъдим итте.

Рөстәм Сәйфуллин 41нче гомумхәрби армиянең 40нчы инженер-сапер полкы белән җитәкчелек иткән.

Полковник «Звезда» телеканалына үзенең батырлыгы турында сөйләде. Шуның өчен Сәйфуллинны бүләкләделәр дә. Ул кичү белән идарә иткән. Полковник дошман уты белән яраланган. Миномет һөҗүме шулай ук кичүгә зыян китергән. Ләкин офицер кичүне торгызуны һәм идарә итүне дәвам иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100