Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дуңгызларда Африка чумасы сәбәпле, Татарстанның кайбер районнарында ауга чыгу тыелды
Татарстанның Албай һәм Куйбышев аучылык хуҗалыкларында дуңгызлардагы Африка чумасының эпизоотик учаклары табылды. Бу аучылык хуҗалыкларында, шулай ук Татарстанның башка территорияләрендә ауга чыгу тыела. Бу хакта Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Куркыныч янаган зонага Куйбышев, Албай һәм Саба урман хуҗалыгы < ... > аучылык хуҗалыкларының бер өлеше керә», – дип сөйләделәр ведомствода.
Моннан тыш, күзәтү зонасына республиканың Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан тыш, 32 муниципаль район кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз