news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутаты торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсациянең кемгә бирелүе турында сөйләде

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация Татарстанда коммуналь түләүләргә киткән акча керемнең 22 проценттан артыграк өлешен тәшкил иткән очракта бирелә. Әлеге планканы Россия Хөкүмәте билгеләде, дип сөйләде  Дәүләт Думасы депутаты, Думаның икътисади сәясәт комитеты башлыгы Максим Топилин. Бу турыда ул «Татарстан 24» каналына биргән интервью барышында Андрей Кузьминга әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта, санкцияләр һәм кризис чорында, әлеге күрсәткечне киметү мөмкинлеге өйрәнелә. Шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә күп кенә тарифлар вакытлыча үзгәртелми торган итеп калдырылган.

«Аларны индексацияләү 1 июльдә булырга тиеш, әмма ул инде 4-5 процентка булды. Хәзер инфляция югарырак булуга бәйле рәвештә, бу тарифларны ничек саклап калу мәсьәләсе карала», –  дип билгеләп үтте парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100