Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Дулкын» татар мәдәнияте үзәге Новоалтайск шәһәренең юбилеенда катнашты
Алтай краеның «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасы Новоалтайск шәһәренең юбилеенда катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Моннан 80 ел элек эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелде. Торак пунктта хәзер 74,5 мең кеше яши, шуларның өчтән бере – яшьләр.
«Дулкын» оешмасы активистлары бәйрәмне ачу тантанасында катнашты һәм шәһәр халкын котлады. Крайның татар үзәге оешмасының күп кенә активистлары Новоалтайск шәһәрендә яши һәм татар мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә үз өлешләрен кертә. Шулай ук Новоалтайскида мәгариф, сәламәтлек саклау, хокук яклау, мәдәният һәм сәнәгать өлкәләрендә эшләүче татарлар шәһәр тормышына зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз