Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ДРКБда балада пилоростенозны дәвалау буенча Татарстанда беренче операция ясалды
Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә 1 ай тулып 4 көнлек балага тумыштан булган пилоростенозны дәвалау операциясе ясалды
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә 1 ай тулып 4 көнлек балага тумыштан булган пилоростенозны дәвалау операциясе ясалды. Әлеге операция Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде.
Хастаханәнең хирургия бүлегеннән алган мәгълүматка караганда, пилоростеноз – ашказаны капусы тараю, дигән сүз. Аның аркасында ашказанындагы ризык эчәккә барып җитә алмый. Балага операцияне бүлек җитәкчесе Ренат Яфәсов ясады. Бүген бала инде өйдә һәм үзен яхшы хис итә.
Бүген хирургия бүлегендә корсак куышлыгы органнары патологиясе булганда лапароскопия ысулы киң кулланыла. Аппендэктомияләрнең 80 проценты лапароскопия ысулы белән дәвалана. Ай саен 30га якын лапороскопик операция ясала. Бүген бүлектә эшләүче хирурглар лапароскопик операцияләрнең 30 төрен үзләштерә. Алга таба корсак куышлыгындагы башка авырулары булганда да яңа лапароскопик операцияләрне үзләштерү күздә тотыла. Бүлек белгечләре 60 төрле лапароскопик операцияләрне ясарга әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз