news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны арткан

Дөньяда коронавирус белән авыручылар бу атнада 4,2 миллионнан артып киткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 800 меңгә күбрәк. Коронавирус белән авыручылар саны майның икенче яртысы дәрәҗәсенә җиткән.

Коронавирус аркасында үлүчеләр саны бер ай эчендә беренче тапкыр арткан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Авыручыларның иң күбе АКШта теркәлгән. Соңгы җиде көндә анда 658 меңгә якын кеше коронавирус авыруын йоктырган. Бу узган атна белән чагыштырганда 90 меңгә күбрәк.

Җиде көн эчендә COVID-19 аркасында 9,7 мең кеше үлгән.

Үлүчеләр саны буенча беренче урынга Бразилия чыкты, анда җиде көн эчендә 1,4 меңгә якын кеше үлгән. Икенче урында – АКШ. Анда бер атна эчендә анда 1,36 мең үлем очрагы теркәлгән. Өченче урында – Россия, анда үлүчеләр саны 500дән әзрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100