news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Донецкида махсус операциянең истәлекле урыннарына туристик маршрутлар оештыралар

Донецк Халык Республикасында Бөек Ватан сугышының, Донбасстагы конфликтның һәм махсус хәрби операциянең истәлекле урыннарына туристик маршрутлар оештырырга планлаштыралар. Бу хакта Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Кирилл Макаров сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Бу туристларны җәлеп итә ала торган төп нокталар... Без туризм буенча зур ведомствоара штаб булдырдык, аның кысаларында эшли башлыйбыз», - дип аңлатты түрә. Ул эшнең «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында алып барылуын әйтте.

Макаров сүзләренчә, хәрби туризм концепциясен гамәлгә ашыру барышында төбәк кунаклары өчен кораллы конфликтларның тарихы һәм алшартлары турында сөйләячәкләр, маршрутлар һәм төп урыннар, экспонатлар күрсәтеләчәк.

«<... > бу эшне структуралаштырырга кирәк. Кешеләр нинди маршрут буенча килергә, кайда тукталырга, беренче чиратта нәрсә, аннары нәрсә карарга, нинди экспонатлар белән танышырга икәнен аңларга тиеш», – диде ул.

Шул ук вакытта Донецк Халык Республикасы вице-премьеры «номер фондының һәм кунакханә фондының бер өлеше хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә җимерелде» дип белдерде.

«Хәзерге вакытта без бу юнәлештә бик җитди ревизия уздырабыз», - диде ул. Киләсе 2026 елда төбәкнең туристлык тармагына инвестицияләр 1 миллиард сумнан артык булачак, дип өстәде Макаров.

Хәзерге вакытта Донецк Халык Республикасы территориясе тулысынча Россия гаскәрләре контролендә түгел, төбәктә хәрби хәрәкәтләр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot