news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Донецкида йөк машинасы һәм хәрбиләр утырган микроавтобус бәрелешкән, 16 кеше һәлак булган

Бүген Донецк Халык Республикасының Шахтерск районында, Шахтерск – Торез трассасында, йөк машинасы һәм хәрбиләр утырган микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән хәбәр итә.

Авариядә 16 кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле тән җәрәхәтләре алган – аларны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Авариядә йөк автомобиленең йөртүчесе дә һәлак булган. Һәлакәт булган урында оператив хезмәтләр эшли.

Хастаханәгә озатылган зыян күрүчеләр хәзерге вакытта реанимациядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100