Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“DONA NOBIS PACEM” спектакленең дөньякүләм премьерасы Казанда булды
Владимир Васильевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, спектакль Россия Зур театрының тарихи (төп) сәхнәсендә күрсәтеләчәк
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Кичә Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “DONA NOBIS PACEM” (“Безгә тынычлык бүләк ит”) спектакленең дөньякүләм премьерасы булды. Аны И. С. Бахның си минор Мессасы буенча хореограф Владимир Васильев сәхнәләштерде.
Хореограф бу музыка буенча спектакльне моннан 40 ел элек куярга хыялланган булган һәм менә, аның 75 яшьлек юбилее алдыннан, хыялы тормышка ашкан. Әлеге зур сәхнә әсәрендә театрның хоры, оркестры, балет труппасы һәм соло-вокалчылары катнаша.
Тамашаның тагын бер үзенчәлеге — оркестрның сәхнәнең уртасында булуында. Оркестр артында исә − хор. Декорациянең үзәгендә — зур шар — планета һәм боҗра. Ул чиксезлек һәм мәңгелек мәхәббәт билгесен гәүдәләндерә.
18 апрельдә, Владимир Васильевның 75 яшьлек юбилее көнне, спектакль Россия Зур театрының тарихи (төп) сәхнәсендә күрсәтеләчәк, диелә Казан театрының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз