news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Доллар бәясе 61 сум, евро бәясе 62 сум булды

Доллар һәм евро сишәмбе көнне Мәскәү биржасында кисәк кенә ныгыды. Мәскәү вакыты белән 14.20 сәгатькә булган мәгълүматларыга караганда, доллар 5,9 сумга арткан һәм 61,1 сумга җиткән. Евро 5,1 сумга артып, 62,9 сумга кадәр күтәрелгән.

Рубль өч айдан артык вакыт ныгытылганнан соң кими башлаган. Ул вакытта рубль доллар белән парлашып, 7 еллык минимумга – 50 сумга төште.

«Узган атнада РФ финанслар министры Антон Силуанов «дустанә» илләрнең кросс-курслары аша рубль курсын җайга салуны мөмкин хәл була алуын белдергән иде. Моннан тыш, базарда катнашучылар импортны стимуллаштыруны көтә, бу шулай ук доллар һәм еврога ихтыяҗны арттырырга тиеш», – дип билгеләп үтә «Финам».

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100