news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев: “Терлекчелек тармагында әлегә тамырдан борылыш булмады”

Белгород өлкәсендә ит терлекчелеген үстерү чаралары хакында фикер алыштылар

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Кичә Белгород өлкәсендә илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә өстенлекле юнәлеш буларак ит терлекчелеген үстерү хакында фикер алыштылар. Биредә РФ Дәүләт Советы утырышы узды.
Россия Президенты Дмитрий Медведев үз чыгышының башында белдергәнчә, Россиядә ит җитештерү тармагында әлегә тамырдан борылыш булмады. Аның сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтү буенча илкүләм проект кысаларында 2006 елдан алып тиешле чаралар күрелде, шуның нәтиҗәсендә дуңгыз ите җитештерү – 40, кош ите җитештерү 76 процентка артты.
“Терлекчелек – илдә азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә өстенлекле юнәлеш”, - диде Дмитрий Медведев. “Без үзебезне ит белән азык-төлек иминлеген саклау өчен җитәрлек күләмдәге пропорциядә тәэмин итәргә тиеш”, - дип өстәде ул.
Утырышта дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, терлекчелекне үстерүдә инвестиция кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләү мөһим роль уйнады. “Сыер ите җитештерүдә исә хәлләр начаррак, - диде Медведев. - Әлегә сөт һәм ит җитештерүнең төгәл системасы булдырылмаган”.
Россия терлекчелек тармагында импортка бәйлелекне киметергә һәм үз-үзен тәэмин итәргә, азык-төлек иминлеген исәпкә алып, җитештерү күләмнәрен арттырырга тиеш, дип белдерде Медведев.
Искәртеп узабыз, утырыш барышында Татарстан терлекчелекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышканда үрнәк итеп куярга кирәкле төбәкләр арасында берничә мәртәбә телгә алынды. Аерым алганда, беренче вице-премьер Виктор Зубков билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасына соңгы сәфәре вакытында ул республикада әлеге юнәлештә ни рәвешле эш алып барылуын үз күзләре белән күргән.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100