news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев беренче вице-премьер вазифасына Антон Силуановны тәкъдим итте

Силуанов икътисад һәм финанслар белән шөгыльләнәчәк, шул ук вакытта Финанслар министрлыгы кысаларындагы мөмкинлекләрен дә саклап калачак, дигән ул.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте Рәисе вазифасын башкаручы Дмитрий Медведев беренче вице-премьер постына Антон Силуанов кандидатурасын тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Медведев "әгәр Дәүләт Думасы һәм Президент хупласа", аның беренче урынбасары вазифасы Силуанов булачак, дип белдергән.

"Антон Германович бу очракта икътисад һәм финанслар белән шөгыльләнәчәк. Шул ук вакытта Финанслар министрлыгы кысаларындагы мөмкинлекләрен дә саклап калачак", - дип әйткән Медведев.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100