news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков: Россиядә мобилизация үткәрү турында сүз алып барылмый

Дмитрий Песков: Россиядә мобилизация үткәрү турында сүз алып барылмый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә мобилизация үткәрү планлаштырылмый, бу мәсьәлә буенча фикер алышулар алып барылмый. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Мобилизация турында бернинди дә сүз алып барылмый», — дип белдерде ул, РИА Новости агентлыгында практика уза торган 16 яшьлек Фаина Савенкова (Луганск Халык Республикасыннан) соравына җавап биреп. Бу хәбәр агентлык сайтында чыкты.

Дмитрий Песков мондый сорауга берничә тапкыр җавап биргән иде инде. Ул шулай ук Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрнең артуын билгеләп үтте.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100