news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда «Безнең авыл имамы» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Җиңүчеләрнең барысына да Татарстан мөфтияте Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 еллык уңаеннан бастырып чыгарган Коръәннең репринт «Казан басмасы» бүләк ителде.

Казанда «Безнең авыл имамы» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Казанда «Безнең авыл имамы» бәйгесенә тантаналы рәвештә йомгак ясалды. Тантанада бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан мөфтиятенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов бүләкләде. Ул бәйгене оештырганнары һәм дин темасын яктыртканнары өчен «Ватаным Татарстан» газетасы җитәкчелегенә, авыл имамнарының эшләренә игътибар биргәне өчен язма авторларына рәхмәт белдерде, бәйгенең дәвамлы булуын теләде.

Әлеге бәйге 2022 елның март аенда «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан Татарстан мөфтияте белән берлектә игълан ителгән иде. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге барышында «Ватаным Татарстан» газетасында җирлектәге имамнар, аларның күркәм хезмәтләре турында кырыкка якын язма дөнья күрде. Хатларның күпчелеге - Буа, Мамадыш, Арча, Питрәч районнары укучыларыннан.

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова редакциянең шундый үрнәкләрне – талантлы имамнарны күрсәтәсе килүен һәм шуннан күреп, башка авыллар да шуңа омтылсыннар иде дигән теләкләре булуын һәм үз максатларына ирешүен хәбәр итте.

Җиңүчеләрнең барысына да Татарстан мөфтияте Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 еллык уңаеннан бастырып чыгарган Коръәннең репринт «Казан басмасы» бүләк ителде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Татарстанның Диния нәзарәтенең махсус премиясенә исә Буа районыннан Иске Суыксу авылы имамы Линур хәзрәт Сабирҗанов турында язган Әлфинур Йосыпова лаек булды. Ул 10 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнде.

Калган урыннар түбәндәгечә:

1 нче урын – Арча районы Урта Сәрдә авылы имамы Нәкыйф хәзрәт Вәлиуллин турындагы «Бала күңеленә ачкыч» язмасы, Илмира Салихҗанова (Казан);

2 нче урын – Яңа Чишмә районы мөхтәсибәтенең Зирекле авылы мәчете имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов турында «Зирекленең зирәк кешесе» язмасы, Мәймүнә Хәйретдинова (Яңа Чишмә).

Жюри карары белән, 3 нче урын өч авторга бирелде. Алар барысы да 5 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

- Кукмара районының Туеш мәчете икенче имамы Райнур хәзрәт Газизов турындагы «Бәхет юлы» язмасы, Лилия Нургалиева (Кукмара)

- Питрәч районы Шәле авылы имамы Тимур хәзрәт Латыйпов турында «Универсал» язмасы, Ләйлә Хәйруллина (Питрәч, Шәле)

- Буа районы Килдураз авылы имамы Кадим хәзрәт Мөбарәкшин турындагы «Исеме үк зиннәтле» язмасы, Рәшит Хәбибуллин (Буа, Килдураз).

Бәйгедә иң яшь катнашучы Буа районы Татар Аксуы авылыннан 15 яшьлек Ләйлә Зарипова булды. Имамны яшьләргә юл күрсәтүче, авылны яшәтүче дип язган яшь укучы рәхмәт хатына лаек булды. Шундый ук рәхмәт хаты белән иң өлкән катнашучы – Әлмәт районы Елховой авылыннан Тәлгать Сәлахов та бүләкләнде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100