news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте Газа секторына тагын 30 тонна гуманитар йөк җибәрде

Диния нәзарәте Газа секторына тагын 30 тонна гуманитар йөк җибәрде
Фото: dumrt.ru

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Газа секторында оккупантлар чолганышында калган халык өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен махсус бирелгән очкычына «Жуковский» аэропортында гомуми авырлыгы 30 тонна булган хәләл тушенка төялде. Азык-төлек Россиянең төрле почмакларында яшәүче битараф булмаган кешеләрдән килгән акча хисабына сатып алынды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия фонды вәкилләре азык-төлекне Мисырның «Әл-Ариш» аэродромында Мисырның Кызыл Ярымай җәмгыятенә тапшырды. Алар аны Газа халкына тапшырачак.

Бу - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Палестинада яшәүче дин кардәшләр өчен өченче тапкыр җибәрелгән гуманитар йөк. Моннан алдарак, 2024 елның 28 августында РФ мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тагын бер йөк озатылган иде. Ә элегрәк, 2023 елның ноябрь башында 20 тонна күләмендә йөкне җибәрү һәм алып барып җиткерү оештырылды. Гомумән алганда, н барлыгы 60 тонна гуманитар йөк тапшырылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам иттерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100