news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дини-сәяси экстремизмның бүгенге җәмгыятьтәге проблемалары”

“Дини-сәяси экстремизмның бүгенге җәмгыятьтәге проблемалары”

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында “Дини-сәяси экстремизмның бүгенге җәмгыятьтәге проблемалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелә.

“Түгәрәк өстәл”не ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча Совет, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы республиканың галимнәре, дин әһелләре һәм хакимият органнары вәкилләре катнашлыгында оештырып үткәрә.

Билгеле булганча, гасырлар чигендә бүгенге дөнья глобаль үзгәрешләр кичерә. Ул үзгәрешләр, ни кызганыч, җитди низаглар, террорчылык актлары һәм кораллы бәрелешләр белән бергә үрелеп бара. Бу хәвефле вакыйгаларда диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча зур игътибарны сорый һәм шуңа күрә алар җитди фәнни һәм гамәли анализны таләп итә. Хәлбуки, бүгенге көндә мондый темага конференцияләр, уртак оештырылган “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү, аларның материалларын туплап бастырып чыгару һәм тиешле дини әдәбиятны нәшер итү бик тә мөһим чаралардан санала.

Бүгенге конференциядә дә кешелек дөньясы өчен ят саналган террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен китереп чыгарган факторлар өйрәнеләчәк, шулай ук алардан арынуның төрле юллары тикшереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100