news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дини белем бирү учреждениесе студентларына өлешчә мобилизацияләүдән кичектерү бирелә

Дини белем бирү учреждениеләрендә укучы студентларга өлешчә мобилизациядән кичектерү бирелә. Россия Федерациясе Президентының 712 номерлы карарында шундый пункт бар. Аны 2022 елның 5 октябрендә Владимир Путин имзалаган. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.

Әлеге карар президентның 2022 елның 24 сентябрендәге 664 номерлы «Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырылуны кичектереп тору турында»гы карарына үзгәрешләр кертә.

Хәзер «Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырылудан кичектерү бирүне көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары буенча беренче тапкыр белем алучы гражданнарга билгеләргә» дигән карарның беренче пунктының «г» өлешендә «дини белем бирү оешмаларында урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча дини оешмаларның служительләрен һәм дини хезмәткәрләрен әзерләүгә юнәлдерелгән белем бирү программалары буенча» диелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100