news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динә Гарипова: Татар музыкасының чын мәгънәсендә бөтен дөньяга танылуын телим

«Илнең иң яхшы тавышы» титулы иясе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова татар җырларын таныту турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Динә Гарипова: Татар музыкасының чын мәгънәсендә бөтен дөньяга танылуын телим
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

«Мәктәптә укыганда, ансамбльдә миңа татар җырларын башкарырга кушалар иде. Ул заманда җырларның аранжировкасын үзгәртү гадәте булмады, барысы да бертөрле яңгырашта иде.

Дөресен әйтим, мәктәптә сыйныфташларымның күбесе рус телендә сөйләште. Татар музыкасын, әлбәттә, беркем дә тыңламады. Мин татар җырларының да заманча, матур яңгыравын теләдем, чөнки аларның никадәр гүзәл булуын аңлый идем. Әмма ул вакытта залдагы барлык тыңлаучыларга бу матурлыкны ничек җиткерергә икәнен белмәдем. Шуңа күрә тавышым, хәрәкәтләрем, җырлау рәвешем аша моны чагылдырырга тырыштым.

Үсә төшкәч, миндә андый мөмкинлек тә, тәҗрибә дә барлыкка килде, үз эшенең осталары – музыкантлар, аранжировка ясаучылар белән таныштым. Бергәләп татар музыкасын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен эшли башладык.

Арттырып әйтәсем килми, әмма татар музыкасының чын мәгънәсендә бөтен дөньяга танылуын телим. Бу юнәлештә «Ай, былбылым» җырын яздыруыбыз бик мөһим адым булды. Ул ил күләмендәге телеканалда күрсәтелгән сериалның төп музыкаль әсәренә әверелде. Нәтиҗәдә, татар телен аңламаган кешеләр дә бу җырны тыңлый башлады. Миңа күп хатлар килде. Кешеләр: «Җырның сүзләрен аңламыйбыз, ләкин бик матур җыр итеп кабул итәбез», – дип яздылар. Бу сүзләрдән бик канәгать калдым.

Без татар музыкасын белмәгән музыкантларны, аранжировка ясаучыларны һәм гомер буе татар музыкасы белән шөгыльләнгән композиторларны бергә эшләргә чакырдык. Алар арасында, мәсәлән, Радик Сәлимов та бар. Бу җырларны әзерләгәндә аның белән бик күп эшләдек. Төрле милләт вәкилләреннән торган шундый иҗади төркем барлыкка килүе аеруча ошады. Һәркем музыкасын үзенчә тоеп, үз карашын тәкъдим итә алды.

Шул ук вакытта, татар музыкасын яхшы белгән кеше буларак, Радик кайбер урыннарда сак булырга, татар музыкасының үзенчәлеген саклап калырга кирәклеген искәртте. Кайсы җирдә яңалык өстәргә, аккордларны, яңгырашны үзгәртергә, яңа уен кораллары кертергә мөмкин икәнен дә бергәләп хәл иттек. Бу бик кызыклы эш булды.

Хәзер җырлар бөтенләй башкача яңгырый башлады, һәм аларның күбесен тыңлаучылар бик җылы кабул итә. Бу мине, әлбәттә, бик сөендерә. Иң куанычлысы – мәктәптә укыганда ни өчен татар җырларын башкаруымны аңламаган сыйныфташларым хәзер: «Карале, татар музыкасы бигрәк матур яңгырый икән!» – дип әйтә.

Әлеге фикерләр бик кадерле, чөнки үзем теләгән нәтиҗәгә ирешә алдым. Кешеләр татар музыкасының никадәр матур булуын аңлады. Әлбәттә, татарлар өчен бу музыка аеруча якын, чөнки без аны тыңлап үстек, татар мәдәнияте, сәнгатенә булган мәхәббәт каныбызга сеңгән. Кайчандыр татар җырының кадерен белеп бетермәгән кешеләрнең дә хәзер аның никадәр матур булуын аңлавы мине бик сөендерә», – дип белдерде ул.

Динә Гарипова белән Зилә Мөбәрәкшина сөйләште. Тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot