news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дилбәр Булатованың тәүге китабы чыкты

Дилбәр Булатованың тәүге китабы чыкты

(Уфа, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы талантлы яшь татар иҗатчыларының берсе – Дилбәр Булатова үзенең тәүге зур иҗади үрен яулады. Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятында аның “Туй” исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Яшь язучының тәүге китабы “Китап” нәшриятындагы “Яшьләр тавышы” сериясендә татар телендә дөнья күрде. Җыентыкта яшь каләм әһеленең иң шәп 7 хикәясе урын алган.

Дилбәр Булатованың уңышлы хикәяләре моңарчы республика газета-журналларында һәрдаим басылып тора иде. Ә инде аның әсәрләренең үз туган телендә китап булып чыгуы аеруча истәлекле вакыйга. Башкортстан шартларында яшь каләм иясенең үз ана телендә җыентык чыгаруы шунда ук дикъкатьне җәлеп итә торган күренеш.

Татар кызы Дилбәр Булатова Чакмагыш районында туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керә ул. Әдәби иҗат белән мәктәптә укыган елларында ук шөгыльләнә башлаган туташ, университетта “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгенә йөри, язу осталыгын арттыра, төрле газеталарда хикәяләрен бастыра. Бишенче курста укыганда ук талантлы кызны яшьләрнең татар телендә чыгучы “Тулпар” республика журналына эшкә алалар.

Бүгенге көндә Дилбәр Булатова “Тулпар” журналының иң көчле журналистларының берсе. Биредә “Өметле каләм”, “Гаилә сәгате”, “Җирем – җиркәем”, “Яшел яшьлек”, Мәхәббәт – ул...” кебек сәхифәләргә үзе дә актив яза, башка авторларның да кульязмаларын әзерли. Шул ук вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба ул. Әле аның тагын бер җыентыкка кульязмалары әзерләнеп беткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100