news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар мобилизацияләнгән кешеләргә 300 мең сум түләү турында закон проекты әзерли

Дәүләт Думасының депутатлар төркеме парламентның түбән палатасына мобилизация вакытында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга бер тапкыр 300 мең сум күләмендә акча түләүне күздә тоткан закон проектын кертте.

Инициативаның авторлары - «Бердәм Россия»дән Татьяна Лионова, Нина Останина, Александр Корниенко һәм КПРФтан Мария Дробот. Алар бер тапкыр бирелә торган түләү белән генә чикләнмәскә һәм хәрби хезмәт үткән вакытта ипотека һәм кулланучылар кредитлары буенча процентларны түләүдән азат итәргә тәкъдим итте.

Моннан тыш, закон проектын әзерләгән депутатлар түбәндәге пунктларны кертергә тәкъдим иттеләр:

- мобилизацияләнгән кешеләргә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча чыгымнарны 50% күләмендә компенсацияләргә;

- мобилизацияләнгән кешеләрнең өч яшькә кадәр балаларына һәм йөкле хатыннарына айлык пособие билгеләү;

- милеккә салымнан азат итүне беркетергә;

- ОСАГО бәясенең 50% күләмендә компенсация билгеләү;

- авыл җирендәге бердәнбер белгечләргә, ялгыз ата-аналарга яки инвалид сеңлесе яисә энесенең бердәнбер туендыручысы булган олы туганнарына мобилизацияне кичектереп торырга.

Дәүләт Думасы закон проектын көзге сессиядә караячак, аны кабул итү өстәмә бюджет чыгымнарын таләп итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100