Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат салкын су өчен артык түләмәү юлы турында аңлатты
Салкын су өчен счетчик куярга техник мөмкинлеге булып та, аны урнаштырмаган фатир хуҗалары 2026 елның 1 гыйнварыннан су өчен билгеләнгән нормативтан өч тапкыр күбрәк түли. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе рәисе Дмитрий Свищев сөйләгән.
Депутат сүзләренчә, салкын су өчен арттыру коэффициенты өчкә кадәр җиткерелгән. Кайнар су һәм электр энергиясе өчен коэффициентлар элеккечә калган.
Счетчик урнаштыру чыгымнарны киметергә генә түгел, ә артык исәпләүләрдән дә сакланырга мөмкинлек бирә. Прибор кулланылган су күләмен төгәл билгели, ә счетчик булмаганда түләү норматив буенча исәпләнә. Ул кайбер очракларда чынбарлыктагы куллануга караганда шактый күбрәк булырга мөмкин.
Счетчик куелган булып та, су өчен норматив буенча түләү исәпләнсә, аның тикшерү вакыты узмаганмы икәнен карарга кирәк. Кайнар су счетчикларын – дүрт елга бер, салкын суныкыларны алты елга бер тикшертергә кирәк. Тикшерү датасын прибор паспортыннан яки түләү кәгазеннән табарга мөмкин.
Шул ук вакытта кайбер йортларда счетчик урнаштыру техник яктан мөмкин булмаска мөмкин. Мәсәлән, бу коммуникацияләре нык тузган иске йортларда очрый.
Мондый очракта идарәче компания яки ресурс белән тәэмин итүче оешма катнашында йорттагы шартларны тикшерү турында акт төзергә кирәк. Әлеге документ счетчик урнаштыру мөмкин булмавын раслый. Бу очракта яшәүчеләргә арттыру коэффициенты кулланылмый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз