news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Су белән тәэмин итү системасына үз белдегең белән тоташкан өчен штраф турында кисәттеләр

2024 елның августыннан Россиядә су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу системаларына үз белдегең белән тоташкан өчен штрафлар гамәлгә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, гражданнарга моның өчен 10-15 мең, вазифаи затларга – 30-80 мең, ә юридик затларга 100-200 мең сум күләмендә штраф яный. Кабат закон бозган очракта штраф санкцияләре гражданнарга - 30 мең, оешмаларга 300 мең сумга кадәр арта.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, бу чаралар коммуналь инфраструктураны саклау һәм үзәкләштерелгән челтәргә үз белдегең белән тоташуга юл куймауга юнәлдерелгән, ә болар исә еш кына аварияләр, су югалту һәм намуслы кулланучылар өчен өстәмә чыгымнарга китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot