Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат февральдә пенсияләрне индексацияләп бетерү мөмкинлеге турында хәбәр итте
1 февральдән Россиядә иминият пенсияләре өстәмә рәвештә индексацияләнергә мөмкин. Чаралар еллык инфляция күрсәткечләре фаразланган күрсәткечләрдән югарырак булган очракта кабул ителәчәк, дип белдерде «Москва 24» каналына биргән интервьюсында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
Аның сүзләренчә, түләүләрне өстәмә арттыру ихтималы югары - «барысы да шулай булачагын күрсәтә».
«Һәм Хезмәт министрлыгы бу булырга мөмкин дип белдерде инде. Карар 1 февральгә кадәр кабул ителергә тиеш», — дип ачыклык кертте сәясәтче.
Моннан тыш, киләсе айдан 80 яшь тулган гражданнар һәм I төркем инвалидлар өчен пенсиягә билгеләнгән түләү күләме ике тапкыр арта. Шулай итеп, ул 17457 сум 46 тиен була.
Бессараб искәрткәнчә, моның өчен гариза бирергә кирәкми — арттыру автоматик режимда башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз