news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Депутат Фәрит Мифтахов “Татарстан” радиосының “Депутат каналы” тапшыруында катнашты

Турыдан-туры эфир вакытында сайлаучылар туган телне, татар халкының мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен саклау, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен дә читләтеп үтмәде

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бу атнада ТР Дәүләт Советы депутаты, “Болгар” милли хәйрия фондының идарә рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов “Татарстан” радиосының “Депутат каналы” тапшыруында катнашты. Фәрит Мифтахов - Татарстан парламентына бер мандатлы Декабристлар округыннан сайланган депутат. Сайлаучылар аңа үз вакытында Казан шәһәр Думасына сайлауларда да ышаныч белдергән иде.

“Татарстан” радиосында турыдан-туры эфирда барган тапшыруда сайлаучылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен билгеләнгән тарифлар, фатир алу, күпфатирлы йортлардагы капиталь ремонтның сыйфаты, гомуми хезмәт стажы 45 елдан арткан кешеләрнең “Хезмәт ветераны” исемен ала алмаулары һәм ташламаларга ия булмауларына кагылышлы сораулар бирде.

Шулай ук тапшыруда инвалид балаларны тәрбияләү проблемаларына кагылышлы сораулар да яңгырады. Аларга Фәрит Мифтаховның ярдәмчесе Рәмзия Галләметдинова җавап бирде. Аның сүзләренчә, депутат Фәрит Мифтахов ярдәме белән, “Болгар” хәйрия фонды белән берлектә 2010 елда “Инвалид балалар ата-аналарының берләштерелгән клубы” оештырылган. Әлеге оешма диабет, балалар циребраль параличлы, начар күрүче, чукрак һәм телсез һәм башка чирләр белән интегүче балаларның ата-аналарын берләштерә. Бу ата-аналар ТР Дәүләт Советының Социаль комитеты рәисе Светлана Захарова белән очрашып, үзләрен борчыган проблемалар турында да сөйләшкән иде.

Турыдан-туры эфир вакытында сайлаучылар туган телне, татар халкының мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен саклау, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен дә читләтеп үтмәде. Озак еллар дәвамында чишелмәгән проблемаларын хәл итәргә булышканы өчен, Фәрит Мифтаховка рәхмәт белдереп шалтыратучылары да бар иде.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100