news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат 6 ноябрьдән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа штрафлар кертелүен искәртте

6 ноябрьдән оешмалар һәм вазифаи затларга җылыту сезонына әзерлек вакытында таләпләрне үтәмәгән өчен штраф сала башлаячаклар. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов сөйләде, дип яза РИА Новости.

Ул ачыклык керткәнчә, идарәче һәм җылылык белән тәэмин итүче компанияләр өчен штраф суммасы 40 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Җаваплылыкка вазифаи затларны да, шул исәптән муниципалитет җитәкчеләрен һәм җылылык челтәрләре хуҗаларын да җәлеп итәчәкләр. Аларны кышка әзерлек вакытында җитешсезлекләрне вакытында бетермәгән өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.

Депутат сүзләренчә, административ җәзаны элек ачыкланган җитешсезлекләрне бетермәгән өчен дә кулланырга мөмкин булачак.

Законның максаты - торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә җылылык бирү өчен җавап бирүчеләрнең җаваплылыгын арттыру, дип өстәде Колунов.

news_right_1
news_right_2
news_bot