news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдән Россиядә газ һәм электр энергиясенә тарифлар арта

1 декабрьдән Россиядә газ һәм электр энергиясенә тарифлар артачак. Халык өчен дә, предприятиеләр өчен дә арту күләме бер үк булачак – 8,5 процент һәм 9 процентка. Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

Министрлыкта киләсе индексациянең илдә 2024 елның июленә планлаштырылуын билгеләп үттеләр.

«Газ буенча халык һәм башка кулланучылар өчен индексациянең темплары бер үк булачак. 2022 елның декабрендә ул 8,5 процент. Электр энергиясе буенча 2022 елның 1 декабрендә тарифларны индексацияләү халык өчен дә, сәнәгать өчен дә 9 процент каралган», – диелә хәбәрдә.

Элегрәк тарифларның 2023 елның 1 июленнән артачагы хәбәр ителгән иде. «Вакытыннан алда арттыру торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасының өзлексез эшләве һәм үсеше өчен кирәк», – дип белдерделәр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100