news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләре порталында балаларны беренче сыйныфка алу турында гариза кабул ителә

Бүген Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче этабы башланды. Ул балалары мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүчеләргә исәпләнгән. Буш урыннар булган очракта, баланы мәктәпкә алачаклар.

Гаризаны булачак мәктәп укучысының ата-анасы яки законлы вәкилләре тапшыра ала. Хезмәт тулысынча цифрлаштырылган: электрон рәвештә тапшырылган гаризаны гомуми белем бирү оешмасына шәхсән китерелгәне белән бер үк тәртиптә караячаклар. Шул ук вакытта, гаризага барлык документларны да беркетергә кирәк.

Гаризалар 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Шунысын да искәртик: баланы беренче сыйныфка алу турындагы карар гариза һәм документлар тапшырганнан соң биш эш көне эчендә кабул ителә. Ата-аналарга кабул ителгән карар турында алар гаризада күрсәткән алым ярдәмендә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100