news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләре порталына биометрия аша керергә мөмкин

1 февральдән «Дәүләт хезмәтләре» порталына биометрия аша керергә мөмкин булачак. Биометрия аша керү мәҗбүри түгел, кулланучының теләге буенча гына билгеләнә. Бу хакта РИА Новости яза.

Биометрика өстәмә аутентификация варианты гына булачак.

Биометрия аша дәүләт хезмәтләре порталына бердәм биометрик системада теркәлгән һәм әлеге сервисны куллануга ризалык биргән кулланучылар керә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100