news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советында технологик лидерлык проектларын кадрлар белән тәэмин итүне тикшерделәр

Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков «Технологик лидерлык» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең илкүләм проектларны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган утырышын уздырды.

Докладлар белән Россия Хезмәт һәм социаль яклау, Фән һәм югары белем министрлыклары, «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм әйдәп баручы университетларның вәкилләре чыгыш ясады.

Киңәшмәне ачып, Михаил Котюков кадрлар потенциалы илнең технологик лидерлыгының нигезе булуын билгеләп үтте.

«Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өч юнәлештә (тармак, төбәк һәм һөнәри-квалификацион) кадрларга булган ихтыяҗның биш еллык фаразын әзерләде. Моннан тыш, Президент каршындагы Фән һәм мәгариф советы карары нигезендә, төбәкләр һәм тармакларның аерым белгечләргә өстәмә ихтыяҗын исәпләп чыгарырга кирәк», – дип искәртте ул.

Илкүләм проектлар кысаларында алдынгы инженерлык мәктәпләре һәм яшьләр лабораторияләре төзелә, ә әйдәп баручы университетлар, фән һәм мәгариф өчен заманча инфраструктураны үстереп, «Өстенлек-2030» программасын гамәлгә кертә.

Утырышта катнашучылар кадрларны алгарышлы әзерләү зарурлыгына игътибар юнәлтте, ул җитештерүгә яңа технологияләр кертү белән параллель рәвештә барырга тиеш. Биредә өстәмә һөнәри белем бирү системасы, шул исәптән яңа буын белгечләр әзерләү өчен инженерлык мәктәпләренең махсуслаштырылган программалары аерым роль уйный.

Утырыш азагында Михаил Котюков кадрлар белән тәэмин итү бурычын хәл итүгә комплекслы якын килүнең мөһимлеген искәртте.

«Бу бурычларны мәгариф өлкәсенә генә аудару дөрес түгел. Бүгенге көндә процессларны автоматлаштыру, цифрлаштыру, яңа технологияләр, шул исәптән ясалма фәһем системаларын кертүне дә үз эченә алган хезмәт җитештерүчәнлеге аспектын истә тотарга кирәк», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot